Менделеевск шәһәрендәге күпфатирлы торак йортларны сайланма рәвештә тикшерү барышында энергия ресурсларын куллануны исәпкә алуның гомумйорт җайланмаларының эксплуатацияләүгә әзерлеген тикшерү актларының булмавы һәм коммерция исәбенә куелмавы ачыкланды, бу исә 23.11.2009 № 261-ФЗ федераль законны бозуга китерә.
АЗТИнең инспекция тикшерүе нәтиҗәсендә, энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелек саклау өлкәсендә Татарстан урамы буенча 3 санлы торак йортта ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча, РФ КоАП 9.16 ст. 4 өлеше нигезендә, “Нептун+” ҖЧҖ ИК директорына карата, 5000 сум күләмендә штраф салынып, административ хокук бозу эше кузгатылды. Моннан тыш, КФЙ буенча гомумйорт исәпкә алу җайланмаларын коммерция исәбенә куюга карата чаралар үткәрү таләбе белән җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде.