Гражданнарның мөрәҗәгате буенча тикшерү

2016 елның 14 сентябре, чәршәмбе

Әлмәт зонасы торак инспекциясенә Әлмәт шәһәренең Г.Тукай проспекты буенча 43 санлы торак йортта яшәүченең түбә катламының төзек булмавына карата мөрәҗәгате килеп иреште. Әлмәт ЗТИ тарафыннан үткәрелгән тикшерү барышында ачыкланганча, “ЖЭУ №13” ҖЧҖ тарафыннан торак законнары таләпләре һәм Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуга юл куелган. Тикшерү барышында ачыкланганча, керү бүлмәсенең, йокы һәм зал бүлмәләренең түшәмендә һәм стеналарында су үтү урыннары күренә, шулай ук обойларның купкан урыннары бар.

Г.Тукай проспекты буенча 43 санлы торак йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен идарәче компаниянең вазифаи заты Әлмәт ЗТИ тарафыннан РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды. Бүгенге көндә әлеге җитешсезлекләр бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International