Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан, Зәй шәһәре прокуратурасы белән берлектә, Зәй муниципаль районындагы идарәче оешмаларның торак йортларны 2016-2017 елларның җылыту чорына әзерләгәндә торак законнары таләпләренең үтәү-үтәмәве тикшерелде. Тикшерү барышында ачыкланган төп җитешсезлекләр: чорма тәрәзәләре өлешчә тутырылмаган, җылыту һәм кайнар су белән тәэмин итүнең торбаүткәргечләрендә җылылык изоляциясе юк, бикләү-җайга салу арматурасына ревизия ясалмаган. Ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча “Уңайлы Йорт” ТМШ белән “Ышаныч” ТМШ карата Зәй шәһәре прокуроры тарафыннан РФ КоАП 7.22 ст. билгеләре буенча административ хокук бозу эшен кузгату хакында карарлар чыгарылды.
Зәй шәһәре прокурорының “Уңайлы Йорт” ТМШ белән “Ышаныч” ТМШ тарафыннан, торак йортларны алдагы җылыту чорына әзерләгәндә, Россия Төзелеш күзәтчелегенең 29.09.2003 № 170 карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары үтәлмәве турындагы карарларын карап тикшерү нәтиҗәсендә, аталган идарәче оешмаларның вазифаи затлары, Түбән Кама зонасы торак инспекциясе башлыгының карарлары нигезендә, 4000 сум күләмендә штрафлар салынып, административ җаваплылыкка тартылдылар.
“Уңайлы Йорт” ТМШ белән “Ышаныч” ТМШ идарәче оешмалары адресларына Зәй шәһәре прокуроры тарафыннан йогынты актлары чыгарылды. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү эшләре Зәй шәһәре прокуратурасы контролендә.