Дәүләт торак инспекциясе коллективы 2016 елның 25 сентябрендә булып узган “Милләтләр кроссы” Россиякүләм спорт чарасында катнашты. “Милләтләр кроссы” – Россия территориясендә уза торган җәйге спорт төрләре буенча иң күләмле массакүләм спорт ярышлары.
Традицион чабышлар “Үзәк” стадионына янәшә урнашкан мәйданда 12, 8, 6, 4 һәм 2 чакрым ераклыктагы дистанцияләргә оештырылды.
Әлеге ярышларда катнашып, ТР ДТИнең барлык хезмәткәрләре дә уңай энергетика һәм шәп кәеф алдылар. Чара коллективның бердәмлегенә һәм һөнәри эшчәнлеге нәтиҗәләренә уңай йогынты ясый.