2016-2017 елларда җылыту чорына торак фондын әзерләү турында Чистай ЗТИ мәгълүматы

2016 елның 12 сентябре, дүшәмбе

Чистай ЗТИ карамагындагы Аксубай, Әлки, Алексеевск, Нурлат, Спас һәм Чистай муниципаль районнарында 2016-2017 еллардагы җылыту чорына 1366 күпфатирлы торак йортны әзерләү таләп ителә иде, аларның 527 се – үзәктән җылытыла һәм 839ы – шәхсән җылытыла. Аталган барлык торак йортлар буенча 2016-2017 еллардагы җылыту чорында эксплуатацияләү буенча әзерлек паспортлары тапшырылды. Үзәктән җылытыла торган торак йортлар буенча юдыру һәм һава кудыру актлары тапшырылды.

Чистай ЗЖИ тарафыннан тикшерелеп тора торган районнарда идарәче оешмаларның торак фондын алда торган кышкы чорда эксплуатацияләүгә әзерлек эшләренең башкарылуын мониторинглау барышында гомуми мәйданы 263,8 мең кв метр булган 169 күпфатирлы торак йорт тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 162 торак йортта Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 542 очрагы ачыкланды. Ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару өчен идарәче оешмаларга 162 күрсәтмә бирелде, аларның 143се хәзерге вакытта үтәлде, 478 җитешсезлек очрагы юкка чыгарылды. 19 күрсәтмәнең үтәлеше һәм 64 җитешсезлекнең бетерлүе Чистай ЗТИ контролендә.

Моннан тыш, Аксубай, Алексеевск, Нурлат һәм Спас районнарындагы идарәче оешмаларның 9 вазифаи заты РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды. Аталган затларга карата гомуми 36 000 сумлык штраф салынды. ЧЗТИ күрсәтмәсен вакытында үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча 6 беркетмә төзелде. Җәмәгать суды тарафыннан гомуми 6000 сумлык административ штрафлар салыну турында 6 карар чыгарылды.

Шулай ук шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Башкарма комитетларның җитәкчеләре карарлары нигезендә Нурлат муниципаль районында 2016 елның 13 сентябрендә, Чистай муниципаль районында 2016 елның 14 сентябрендә, Аксубай, Әлки һәм Спас муниципаль районнарында 2016 елның 15 сентябрендә һәм Алексеевск муниципаль районында 2016 елның 16 сентябрендә 2016-2017 елларның җылыту чоры башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International