Йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карау нәтиҗәләре турында

2016 елның 9 сентябре, җомга

Түбән Кама ш., Кораб урамы буенча 29 санлы йортның 72 санлы фатирында яшәүченең диварларда күгәрек булуга карата мөрәҗәгатен карап тикшерү нәтиҗәләре, йортны карап тотуның һәм ремонтлауның канәгатьләндерерлек булмавы өлешендә ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча “Южное” ТКХ ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе директоры Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан, 4000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды. ТКЗТИ күрсәтмәсен билгеләнгән вакытында үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше нигезендә административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, аны карап тикшерү нәтиҗәләре буенча Түбән Кама шәһәренең җәмәгать судьясы тарафыннан “Южное” ТКХ ИК ҖЧҖ карата 10 000 сум күләмендә штраф салыну турында карар чыгарылды.

ТКЗТИ тарафыннан яңадан бирелгән күрсәтмә буенча Идарәче компания панель араларындагы җөйләргә, цокольга ремонт ясады, подвалга керә торган ишек җылытылды, подвал бинасындагы дым бетерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International