Йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карау турында

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Түбән Кама ш., Тынычлык пр., 38а санлы торак йортта яшәүченең электр белән тәэмин итү буенча гомумйорт ихтыяҗлары өчен арттырып хисапланган түләүләргә карата мөрәҗәгате карап тикшерелде.

ТКЗТИ күрсәтмәсе буенча “Торак” ИК ҖЧҖ идарәче копаниясе тарафыннан йорттагы гомуми электр челтәрләрен карау һәм электр белән тәэмин итүне исәпкә алу буенча шәхси җайланмаларны тикшерү нәтиҗәсендә 32 санлы фатирда яшәүчеләр тарафыннан кулланылган электр энергиясенең исәпкә алынмаганлыгы ачыкланды.

Идарәче компания тарафыннан төзелгән акт нигезендә шул фатирда яшәүчеләргә “электр белән тәэмин итү” хезмәте буенча 4944,90 сум күләмендә өстәмә түләү хисапланды.

Тынычлык пр., 38а адресында гомумйорт ихтыяҗлары өчен электр белән тәэмин итү буенча түләүләрне яңадан хисаплау күләме 4218,01 сум тәшкил итте, мөрәҗәгать итүченең фатиры буенча – 170, 12 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International