2016 елның августында Чистай ЗТИнең инспекторлык эшчәнлеге турында мәгълүмат

2016 елның 2 сентябре, җомга

2016 елның 8 августында, ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә, Чистай ЗТИ тарафыннан 20 эш көне дәвамында Нурлат шәһәрендәге “Нефтьче” ТМШ карата планлы тикшерү үткәрелде. Тикшерү барышында гомуми мәйданы 29,224 мең кв.метр булган 21 күпфатирлы торак йорт һәр яклап каралды. Шулай ук документар тикшерү дә үткәрелде. Урынга чыгып һәм документар тикшерү нәтиҗәсендә 139 җитешсезлек очрагы ачыкланды, аларны юкка чыгару өчен “Нефтьче” ТМШ адресына 22 күрсәтмә бирелде. Аларның үтәлеше Чистай ЗТИ контролендә.

2016 елның август аенда Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата планнан тыш 187 тикшерү үткәрелде, аларның 174се элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерүгә бәйле иде, 7 тикшерү ЧЗТИ гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр буенча һәм 6 тикшерү прокуратура таләбе буенча үткәрелде. Тикшерелгән 174 күрсәтмәнең 158е билгеләнгән вакытта үтәлгән. 16 күрсәтмәне үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча 16 беркетмә төзелде, административ эшләр карап тикшерү өчен җәмәгать судына җибәрелде.

2016 елның августында гражданнардан Чистай ЗТИ 17 язма мөрәҗәгать килде. Килгән мөрәҗәгатьләрнең 7се урынга чыгып тикшерелде, аларның 3се контрольгә алынды (3 күрсәтмә бирелде).

Шулай ук 2016 елның августында ЧЗТИ башлыгы тарафыннан идарәче оешмаларның вазифаи затларына карата РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ җаваплылыкка тарту турында һәм гомуми 8000 сумлык штрафлар салыну турында 2 карар чыгарылды.

Элек административ җаваплылыкка тартылган затлар тарафыннан 2016 елның августында 40 000 сумлык штрафлар түләнде.

2016 елның август аенда идарәче оешмалар тарафыннан Чистай ЗТИ күрсәтмәләре буенча 237,4 мең сумлык эшләр башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International