Юридик затларны планлы тикшерү хакында

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

2016 елга Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән килештерелгән юридик затларны тикшерү планы нигезендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан “Зәй ш. ТКХ ИК” ҖЧҖ идарәче компаниясенә карата, гомуми мәйданы 75 419 м2  булган 19 күпфатирлы йортны карап, тикшерү үткәрелде.

Тикшерү барышында ачыкланган төп җитешсезлек очраклары: рулон материалларыннан ясалган түбәдәге җитешсезлекләр, парапетларның, җилләтү шахталарының тимер-бетон плитәләре өлешчә җимерек, керү төркемнәрендә, җир асты катларында буяу өслеге өлешчә купкан, фасадта штукатур һәм буяу өслекләре өлешчә купкан, подвалдагы җилләткеч уемнарында жалюзи рәшәткәләре юк.

Тикшерү материаллары нигезендә “Зәй ш. ТКХ ИК” ҖЧҖ идарәче компаниясенә карата ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару турында 19 күрсәтмә бирелде. Торак йортлардагы подвалларның санитар-техник торышы өлешендә ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча идарәче компаниянең вазифаи заты РФ КоАП 7.22 ст. “Торак йортларны һәм торак биналарны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу” буенча инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды һәм аңа 4 мең сум күләмендә штраф салынды.

3 күрсәтмәне вакытында үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 ст.1 өлеше буенча административ хокук бозулар турында 3 беркетмә төзелде, тикшерү материаллары Зәй шәһәренең җәмәгать судына карап тикшерү һәм карар кабул итү өчен тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International