Бөгелмә шәһәрендә 2016-2017 еллардагы җылыту чорына әзерлек барышын тикшерү

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан, 2016-2017 елларда җылыту чорына әзерлек барышын тикшерү кысаларында, гомуми мәйданы 60,66 мең кв метр булган 28 күпфатирлы торак йорт тикшерелде. Нәтиҗәдә 11 күпфатирлы торак йортта Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды, ә атап әйткәндә: җылылык белән тәэмин итү, подвал бинасындагы, подъездлардагы (өлешчә) кайнар су белән тәэмин итү системасының эчке инженерлык торбаүткәргечләрендә җылылык изоляциясе төзек түгел; подъездга керү түбәсе һәм аның өстендәге фасад өлеше өлешчә җимерек; җир асты катында урыны-урыны белән төзексезлекләр бар; подъездга керә торган җирдә болдырлар өлешчә җимерек; подъездлардагы баскыч мәйданнарында урыны-урыны белән электр шкафлары ачык; подъездлардагы тәрәзәләр төзек түгел; тамбур ишеге юк; подваллардагы җилләткеч уемнары билгеләнгән таләпләргә җавап бирми; аскы кат өслеге җимерек һ.б.

Тикшерү нәтиҗәсендә һәм торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозуның ачыкланган очрагы буенча “Спектр” ИК ҖЧҖ, “Салават-6” ТМШ, “Нефтьче” ИК ҖЧҖ, “Таң” ТМШ һәм “Уют” ТМШ җитәкчеләре РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылдылар. Гомуми 20 000 сумлык административ штрафлар салынып, административ җәза билгеләү турында 5 карар чыгарылды, шулай ук 11 күрсәтмә бирелде, алар буенча хәзерге вакытта җитешсезлекләр юкка чыгарылды.

Күрсәтмә бирелгән эшләрнең үтәлешен инспекция үз контроленә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International