“ТГК Уруссинская ГРЭС” ЯАҖ төп энергетика җайланмасыннан җылылык энергиясе чыганагын эксплуатациядән чыгару турында

2016 елның 29 августы, дүшәмбе

ТГК Уруссинская ГРЭС” ЯАҖ төп энергетика җайланмасыннан җылылык энергиясе чыганагын эксплуатациядән чыгару сәбәпле, Татарстан Республикасы, Ютазы муниципаль районы, Урыссу ш.т.п урнашкан 146 күпфатирлы торак йорт, 250 торак йорт (шәхси сектор), 27 соцмәдәникөнкүреш объекты (муниципаль, республика һәм федераль бюджетлардан финанслана торган) җылылык белән тәэмин ителмәскә мөмкин.

Хәзерге вакытта фатирларны шәхси газ җылытуына күчерү буенча халык арасында аңлату эшләре алып барыла. Икеконтурлы казаннарга күчерү эше Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 29 октябрендәге “Һәр фатирны җылылык белән тәэмин итү системасына күчерү программасы турында”гы № 910 карары нигезендә башкарылачак.

Хәзерге вакытта алга таба актуальләштерү һәм раслау өчен җылылык белән тәэмин итү системасы эшләнә (шәхси җылыту системаларына күчерүне исәпкә алып).

Әлеге мәсьәлә Бөгелмә зонасы торак инспекциясе контрольлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International