“Борынгы шәһәр” ИК” ҖЧҖ карата тикшерү

2016 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Казан шәһәре торак инспекциясенә Казан шәһәренең Б.Шаһиди урамындагы 1/15 санлы йорт буенча (“Борынгы шәһәр” идарәче компаниясе” ҖЧҖ) гомумйорт ихтыяҗлары өчен бирелгән электр энергиясе өчен түләү хисаплануга карата мөрәҗәгать килеп иреште.

Мөрәҗәгатьне карап тикшерү барышында “Борынгы шәһәр” ИК” ҖЧҖ карата планнан тыш документар тикшерү үткәрелде һәм җитешсезлек очраклары ачыкланды. Әйтик, фатирларның берсенә идарәче компания электр энергиясе өчен электр энергиясен куллану нормативыннан чыгып түләү хисаплаган, ә бу вакытта исә аңа электр энергиясенә карата исәпкә алу җайланмасының күрсәткечләре билгеле булган. Тикшерү үткәрелгән көнгә фатир хуҗасына исәпләгеч күрсәткечләреннән чыгып бу түләү яңадан хисапланмаган иде әле. Бу очракта РФ Торак кодексының 157 ст. 1 өлеше, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 06.05.2011 № 354 карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда биналарның милекчеләренә һәм файдаланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең (алга таба – № 354 кагыйдәләр) 31, 42 пунктлары бозылган.

Шулай ук тикшерү барышында ачыкланганча, № 354 кагыйдәләрнең 31 пунктының “е” пунктчасын бозу күренеше дә бар – идарәче компания электр энергиясен исәпкә алуның гомумйорт исәпләгечендәге агымдагы күрсәткечләрне алмаган һәм исәпкә алу дәфтәрендә теркәп бармаган; № 354 кагыйдәләрнең 69 пунктының “е” пунктчасын бозып, 2016 елның март ае өчен фатир хуҗасына түләү өчен бирелгән счетта электр энергиясен исәпкә алу буенча гомумйорт күрсәткеченнән алынган күрсәткечләр күрсәтелгән, ләкин алар гомумйорт күрсәткечләрен исәпкә алу дәфтәре белән дә, ресурс белән тәэмин итүче оешма документлары белән расланмыйлар.

“Борынгы шәһәр” ИК” ҖЧҖ адресына карата югарыда аталган җитешсезлекләрне юкка чыгару буенча күрсәтмә бирелде, аны үтәү чоры – 2016 едның 12 сентябренә кадәр. Күрсәтмәнең үтәлеше инспекция контрольлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International