Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан Чаллы шәһәре буенча 2016 елгы капиталь ремонт барышын тикшерү хакында

2016 елның 15 августы, дүшәмбе

 Чаллы зонасы торак инспекциясе, “Камстройсервис” ТЭИ ҖЧҖ, “ВолгоПромСтрой” ҖЧҖ вәкилләре белән берлектә, 2016 елгы адреслы программа буенча капиталь ремонт барышын тикшерүгә бәйле рәвештә Чаллы ш. Татарстан урамындагы 23/126 санлы күпфатирлы торак йортны тикшерде. Төзү-монтажлау эшләре турындагы шартнамә буенча эшләрне башкару чоры 2016 елның 1 июненнән башлап 30 июленә кадәр булырга тиеш, ләкин карап торышка башкарылган эшләрнең күләмен 40% дәрәҗәсендә генә бәяләргә мөмкин. Тикшерү барышында эшләрне башкару технологияләренең бозылу, сыйфатсыз башкару очраклары, шулай ук күпфатирлы йорттагы фатирларны су басканлыгы ачыкланды.

“ВолгоПромСтрой” ҖЧҖ карата тикшерү материаллары Чаллы шәһәре Прокуратурасына прокурор йогынтысы чараларын күрү өчен җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International