Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан 2016-2017 елларда җылыту чорына әзерлек барышын тикшерүгә бәйле рәвештә Ш.Усманов урамы буенча 71, 83 санлы күпфатирлы торак йортлар тикшерелде. Нәтиҗәдә Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды: баскыч мәйданнарында диварларның һәм түбәләрнең буяу һәм фактура өслекләре купкан, подвалларда инженерлык коммуникацияләренең җылылык изоляциясе өлешчә җимерек, подвал биналары чүп-чар белән тулган, ябулы урыннарны үткән урыннарда торбаүткәргечләр тирәли тыгызсызлыклар эшләнмәгән һ.б.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча РФ КоАП 7.22 ст. буенча 2 беркетмә төзелде, ә “Паритет” ИК ҖЧҖ вазифаи заты 8000 сум күләмендә административ җаваплылыкка тартылды. Күрсәтмә бирелде, аның үтәлеше инспекция контролендә.