2016 елга Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән килештерелгән юридик затларны тикшерү планы нигезендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан “ТКХ-11” ИК ҖЧҖ карата тикшерү үткәрелде. Тикшерү барышында 12 күпфатирлы торак йорт каралды.
Тикшерү барышында ачыкланган төп җитешсезлекләр: чүп кабул итү камералары төзек түгел һәм аларның санитар торышы начар, ишек ярыклары өлешчә ярык һәм тамбур диварларының өслекләре купкан.
Тикшерү материаллары нигезендә “ТКХ-11” ИК ҖЧҖ карата ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында 12 күрсәтмә бирелде. Торак йортларның подвалларының санитар-гигиена торышы өлешендә ачыкланган җитешсезлекләр буенча “ТКХ-11” ИК ҖЧҖ вазифаи заты РФ КоАП 7.22 ст. “Торак йортларны һәм торак биналарны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу” буенча, 5000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде.
Бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлеше ТКЗТИ контролендә.