“Яшьлек” ҖЧҖ тарафыннан торак фондын сезонлы файдалануга әзерлек буенча чараларның үтәлешен күзәтү кысаларында Нурлат ш. Дуслык урамы буенча 75 санлы күпфатирлы торак йортны тикшерү нәтиҗәсендә Чистай ЗТИ инспекторы тарафыннан Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның торак йортның кышкы чорда файдалануга әзер булмавын таныклый торган очраклары ачыкланды, әйтик: түбә капламы җимерек, су үтә торган урыннар бар; подъездларга керә торган ишекләрнең ишек тукымасы җимерек; баскыч мәйданнарында тәрәзәләрнең агач капкачы кителгән; җылытылмый торган биналарда торбаүткәргечләрнең җылылык изоляциясе җимерелгән.
Ачыкланган җитешсезлекләр Нурлат ш. Дуслык урамы буенча 75 торак йорт караган “Яшьлек” ҖЧҖ карата РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ эш кузгатуга сәбәп булды.
ЧЗТИ башлыгы карары белән “Яшьлек” ҖЧҖ директоры гаепле дип танылды һәм 7.22 ст. буенча 4000 сум күләмендәге штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен “Яшьлек” ҖЧҖ адресына күрсәтмә бирелде, аның үтәлеше инспекция контролендә.