“Жилище и Комфорт” ИК ҖЧҖ карата тикшерү

2016 елның 9 августы, сишәмбе

Казан шәһәре торак инспекциясенә Казан шәһәренең Симонов урамы буенча 119 санлы йорт (“Жилище и Комфорт” идарәче компаниясе” ҖЧҖ) буенча торак-коммуналь хезмәтләренә түләүләр хисаплануга карата мөрәҗәгать килеп иреште.

Планнан тыш үткәрелгән документар тикшерү барышында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы № 354 карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда биналарның милекчеләренә һәм файдаланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрен (алга таба – Кагыйдәләр) бозу очраклары ачыкланды. Фатирларның берсендә урнаштырылган исәпкә алу җайланмасы күрсәткечләренең дөреслеген тикшерү турында акт Кагыйдәләрнең 82, 85 пунктларын бозып төзелгән. Фатирда яшәүчегә булачак тикшерү турында тиешле тәртиптә хәбәр ителмәгән, тикшерү актында аның имзасы юк.

Кагыйдәләрнең 84 п. бозып,  фатирда яшәүче шәхси исәпкә алу җайланмасы күрсәткечләрен 6 ай дәвамында тапшырмауга карамастан, идарәче компания аталган 6 айлык чор узган көннән башлап 15 көннән дә соңга калмыйча исәпкә алу җайланмасының торышын тикшермәгән һәм күрсәткечләрен алмаган.

Кагыйдәләрнең 31 п. “ж” пунктчасын, 42 п. бозып, идарәче компания салкын су белән тәэмин итү һәм электр белән тәэмин итү хезмәтләре өчен коммуналь ресурслардан файдалану нормативларыннан чыгып түләүләр хисаплаган, ә бу вакытта исә фатирда яшәүче салкын суны һәм электр энергиясен исәпкә алу җайланмалары күрсәткечләрен тапшырып барган һәм түләүләр исәпкә алу җайланмасы күрсәткечләрен исәпкә алып хисапланырга тиеш булган.

Кагыйдәләрнең 59 п. “а” пунктчасын бозып, 2016 елның 1 гыйнварыннан 2016 елның 29 мартына кадәр “салкын су белән тәэмин итү” хезмәте өчен түләүләр коммуналь ресурстан файдалану нормативыннан чыгып хисапланган. Ләкин, 2016 елның 01 гыйнварына кадәр фатирда яшәүче салкын суны исәпкә алу җайланмасы күрсәткечләрен тапшыру сәбәпле, түләүләр коммуналь ресурстан файдалануның уртача айлык күләменнән чыгып исәпләнергә тиеш.

“Жилище и Комфорт” ИК” ҖЧҖ карата 2016 елның 29 сентябренә кадәр ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару турында күрсәтмә бирелде. Аның үтәлеше КШТИ контролендә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International