2016 елда Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлауның төбәк программасын үтәү буенча кыска вакытлы планны тормышка ашыру кысаларында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе карамагында булган районнарда 113 күпфатирлы йортта капиталь ремонт эшләре алып барыла, шул исәптән: Зәй МБ – 13 йортта, Түбән Кама МБ – 97 йортта, Яңа Чишмә МБ – 3 йортта.
Йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләр барышын контрольдә тоту кысаларында үткәрелгән сайланма тикшерүләр барышында подрядчы оешмаларның куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәвенә аеруча зур игътибар бирелә. Инспекция тарафыннан ачыкланган 6 җитди җитешсезлек очрагы буенча 4 подрядчы оешмага карата тикшерү материаллары чаралар күрү өчен ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенә җибәрелде. Аларны карап тикшерү нәтиҗәсендә подряд оешмалары, гомуми 165,0 мең сумлык штрафлар салынып, административ җаваплылыкка тартылдылар, шул исәптән: Зәй муниципаль районы буенча – “Самур” ҖЧҖ подряд оешмасы (штраф – 50,0 мең сум), Түбән Кама муниципаль районы буенча – “НК-Регионстрой” ҖЧҖ (штраф – 50,0 мең сум), “Комтехник” ҖЧҖ (штраф – 65,0 мең сум) подряд оешмалары. Яңа Чишмә муниципаль районында Ленин урамы буенча 28 йортның фасадына капиталь ремонт ясаучы “Блок-строй” ҖЧҖ подряд оешмасына карата тикшерү материалы хәзерге вакытта карап тикшерелә.
Тикшерүләр барышында ачыкланган төп җитешсезлек очраклары: эшчеләрдә шәхси саклык чаралары һәм эшләр башкаруга кертә торган наряд-рөхсәт кәгазьләре булмау, куркыныч зонаның киртәләп алынмавы.