Казан шәһәре торак инспекциясенә 2-я Юго-Западная урамы буенча 29 йортта “Заречье” идарәче компаниясе” ҖЧҖ тарафыннан торак-коммуналь хезмәтләре күрсәтелүнең канәгатьләндерерлек булмавы турында мөрәҗәгать килеп иреште.
Тикшерү барышында түбәндәге җитешсезлекләр ачыкланды: йорт периметры буйлап фундамент күперчекләре җимерелгән, урыны-урыны белән утырма җирләре бар.
Торак йортны карап тоту кагыйдәләрен бозган өчен, “Заречье” идарәче компаниясе” ҖЧҖ торак инспекциясе карары белән РФ КоАП 7.22 статьясы буенча, 4000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды. Моннан тыш, идарәче компаниягә ачыкланган җитешсезлекләрне 2016 елның 15 августына кадәр юкка чыгару күрсәтмәсе бирелде. Аның үтәлеше КШТИ контрольлегендә.