РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту турында

2016 елның 2 августы, сишәмбе

“Бәтке коммуналь челтәрләре” ҖЧҖ юридик затына карата, Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан, РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше нигезендә, “дәүләт күзәтчелеген башкаручы органның законлы күрсәтмәсен үтәмәгән өчен”, административ җаваплылыкка тарту турында беркетмә төзелде, ә атап әйткәндә: РФ Хөкүмәтенең “Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда биналарның милекчеләренә һәм файдаланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында” 06.05.2011 № 354 карарын бозып, Тукай районы, Түгәрәк кыр б., Гагарин ур., 9 санлы торак йортта яшәүчеләргә хезмәтләрне күрсәтүче тарафыннан кайнар су белән тәэмин итү эшләре башкарылмый.

Чаллы шәһәре Җәмәгать суды тарафыннан “Бәтке коммуналь челтәрләре” ҖЧҖ гаепле дип танылды һәм, 10 000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

Яңа чорга җитешсезлекне юкка чыгару турында яңа күрсәтмә бирелде. Аның үтәлешен инспекция тикшереп тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International