2016 елның июль ае өчен инспекторлык эшчәнлеге турында

2016 елның 1 августы, дүшәмбе

ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә Чистай ЗТИ тарафыннан 2016 елның 11 июленнән башлап 20 эш көне дәвамында Аксубай штп. “Аксубай штп. идарәче компаниясе” ҖЧҖ карата планлы тикшерү үткәрелде. Тикшерү барышында гомуми мәйданы 41,7 мең квадрат метр булган 85 күпфатирлы торак йорт һәр яклап каралды.

Планлы тикшерү нәтиҗәсендә 256 җитешсезлек очрагы ачыкланды, аларны юкка чыгару өчен “Аксубай штп. идарәче компаниясе” ҖЧҖ карата 86 күрсәтмә бирелде. Аларның үтәлеше Чистай ЗТИ контрольлегендә. “Аксубай штп. идарәче компаниясе” ҖЧҖ директоры торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен РФ КоАП 7.22 статьясы буенча, 4000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

2016 елның июлендә Чистай ЗТИ тарафыннан урынга чыгып юридик затларны тикшерү буенча 34 планнан тыш тикшерү үткәрелде, аларның 25се – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү буенча һәм 9ы –гражданнардан ЧЗТИ кергән мөрәҗәгатьләр буенча. Үткәрелгән тикшерүләр кысаларында 9 торак йорт тикшерелде; торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 28 очрагы ачыкланды. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен 9 күрсәтмә бирелде. Элек бирелгән күрсәтмәләрнең барысы да билгеләнгән чорында үтәлгән булып чыкты.

2016 елның июлендә Чистай ЗТИ гражданнардан 25 язма мөрәҗәгать килеп иреште. Алар арасыннан 9ы урынга чыгып тикшерелде, алар инспекция контрольлегенә алынды (күрсәтмәләр бирелде).

Идарәче оешмалар тарафыннан торак фондын җылыту чорына әзерләү буенча эшләр башкарылганлыгын мониторинглау кысаларында 2016 елның июлендә Чистай ЗТИ тарафыннан 110 күпфатирлы йорт тикшерелде. 103 йортта Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын бозуның  торак йортларның кышкы шартларда файдалану өчен әзер түгеллеген таныклый торган типик җитешсезлекләре ачыкланды, әйтик керә торган ишекләр һәм баскыч мәйданнарындагы тәрәзәләр төзек түгел; түбә тышчасында җитешсезлекләр бар; тамбурларда һәм подвал биналарында торбаүткәргечләрнең җылылык изоляциясе юк; җылы белән тәэмин итү һәм салкын су белән тәэмин итү системаларының бикләү-җайга салу арматураларына ревизия ясалмаган; җилләткечләрнең терәк торбалары башларында кирпеч өемнәре җимерелгән; подъездларга керә торган ишекләрнең әвеслегендә гидроизоляция катламы җимерек һ.б. Барлыгы 365 җитешсезлек очрагы ачыкланды, аларны юкка чыгару өчен идарәче оешмаларга 103 күрсәтмә бирелде, аларның 6сы билгеләнгән чорында үтәлде, 11 җитешсезлек очрагы юкка чыгарылды. Күрсәтмәләрнең үтәлешен инспекция тикшереп тора.

2016 елның июлендә идарәче оешмаларның вазифаи затларына карата РФ КоАП 7.22 ст буенча, торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен, 2 беркетмә рәсмиләштерелде;  вазифаи затларны административ җаваплылыкка тарту турында гомуми 8000 сумлык административ штрафлар рәвешендә 2 карар чыгарылды. Җәмәгать суды тарафыннан административ штрафлар турында гомуми 26,0 мең сумлык 7 карар чыгарылды.

 Элегрәк административ җаваплылыкка тартылган затлар тарафыннан 2016 елның июлендә 4000 сум күләмендә штрафлар түләнде.

2016 елның июлендә идарәче оешмалар тарафыннан Чистай ЗТИ күрсәтмәләре буенча 178,3 мең сумлык эшләр башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International