Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан күпфатирлы йортларны алда торган җылыту чорына әзерлек барышын тикшерү кысаларында торак фондына карата планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрелгәндә.
Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында үзәктән җылытыла торган 1048 КФЙ саныннан, Татарстан Республикасының Торак фондын мониторинглау буенча дәүләт мәгълүмат системасыннан алынган мәгълүматлар буенча, 1028 йортта җылы белән тәэмин итүнең эчке системаларны юдыру һәм алардан һава кудыру актлары бар (ҮҖ торган КФЙның 94,8%ы), торак йортларның алдагы җылыту чорына әзерлек паспортары 1087 йортта бар (КФЙның 90,5%ы).
Түбән Кама зонасы торак инспекциясе сайланма рәвештә гомуми мәйданы 1660,1 мең квадрат метр булган 253 йортны тикшерде. 186 йортта гомуми милекне карап тоту һәм ремонтлау өлешендә ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча идарәче оешмаларга 178 күрсәтмә бирелде, аның 77се инспекция билгеләгән вакытта үтәлде, калганнары ТКЗТИ контролендә кала бирә. РФ КоАП 7.22 һәм 9.16 статьялары буенча административ хокук бозулар турында 12 беркетмә төзелде, аларны карап тикшерү нәтиҗәсендә гомуми 157,0 мең сумлык административ штрафлар салыну турында карарлар чыгарылды. Күрсәтмәләрне вакытында үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында 19 беркетмә рәсмиләштерелде, җәмәгать судлары тарафыннан гомуми 142 мең сумлык административ штрафлар салыну турында 12 карар чыгарылды, калган административ хокук бозу турындагы беркетмәләр буенча карарлар кабул ителү мәсьәләсе ТКЗТИ контролендә.