Планлы тикшерү нәтиҗәсендә Чаллы шәһәренең “Экском-Челны” ҖЧҖ административ җаваплылыкка тарту турында

2016 елның 26 июле, сишәмбе

2016 елның июлендә Чаллы зонасы торак инспекциясе Чаллы шәһәрендәге “Экском-Челны” ҖЧҖ идарәче компаниясенә карата планлы тикшерү үткәрде. Нәтиҗәдә күпфатирлы йортларда гомуми милекне карап тоту һәм ремонтлау буенча РФ Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән техник регламентларда билгеләнүче кагыйдәләрнең һәм нормаларның бозылу очраклары ачыкланды (шул исәптән: стеналарның, баскыч мәйданнарындагы түшәмнәрнең буяу һәм фактура өслекләре, фасад өслекләре, цоколь өслекләре купкан; баскыч мәйданындагы идәндә урыны-урыны белән плитәләр җимерелгән; су бүлү, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү торбаүткәргечләре тирәли тыгызланмаган урыннар бар; подвал биналары чүп-чар белән тулган һ.б.), шуңа бәйле рәвештә РФ КоАП 7.23.3 ст. 1 өлеше нигезендә – “күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшмәкәрлек эшчәнлеге кагыйдәләрен бозу” – административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.

Чаллы шәһәренең Җәмәгать суды карары нигезендә “Экском-Челны” ҖЧҖ гаепле дип танылды һәм РФ КоАП 7.23.3 ст.1 өлешендә каралган административ җаваплылыкка тартылды, аңа 75 000 сум күләмендә административ штраф салынды. Күрсәтмәләрнең үтәлеше инспекция контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International