Чистай ЗТИ идарәче оешмалар тарафыннан торак фондын сезонлы файдалануга әзерләү чараларының үтәлешенә карата мониторинг үткәрде

2016 елның 22 июле, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе турында нигезләмә нигезендә, идарәче оешмалар тарафыннан торак фондын сезонлы файдалануга әзерлек чаралары күрелүен тикшерү кысаларында, Чистай ЗТИ тарафыннан гомуми мәйданы 141,1 мең кв.метр булган 99 күпфатирлы торак йорт тикшерелде.

92 йортта Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын бозуның торак йортларның кышкы шартларда файдалануга әзер түгеллеген таныклый торган типик җитешсезлек очраклары ачыкланды, әйтик: керә торган ишекләр һәм баскыч мәйданнарындагы тәрәзәләр төзек түгел; тамбурлардагы һәм подвал биналарында торбаүткәргечләрдә җылылык изоляциясе юк; җылы һәм салкын су белән тәэмин итү системаларының бикләү-җайга салу арматурасына ревизия ясалмаган; җилләткеч терәкләренең башларында кирпеч өемнәре җимерек; подъездларга керә торган ишекләр өстендә әвеслекләрнең гидроизоляция өслеге җимерек һ.б. Барлыгы 253 җитешсезлек очрагы ачыкланды, аларны юкка чыгару өчен идарәче оешмаларга карата 92 күрсәтмә бирелде, аларның 6сы билгеләнгән вакытларда үтәлде (Чистай ш. идарәче оешмалар тарафыннан). Элек бирелгән 6 күрсәтмәне үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча Болгар ш. ТМШ вазифаи затына карата 6 беркетмә төзелде, җәмәгать суды тарафыннан гомуми 6000 сумлык административ штрафлар турында 6 карар чыгарылды.

Моннан тыш, идарәче оешмаларның (ТМШ белән ИК) вазифаи затларына карата РФ КоАП 7.22 ст. буенча, торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен 8 беркетмә төзелде;  вазифаи затларны гомуми 33 000 сумлык административ штраф рәвешендә җаваплылыкка тарту турында 8 карар чыгарылды. 25000 сумлык административ штрафлар салыну турындагы 6 карар Нурлат ш. ТМШ вазифаи заты тарафыннан Нурлат районы судында шикаять ителде.

Күрсәтмәләрнең үтәлеше ЧЗТИ контролендә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International