Йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карау нәтиҗәсендә күрелгән чаралар хакында

2016 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Түбән Кама ш., Кораб урамы буенча 26 санлы йортта яшәүченең Түбән Кама шәһәре прокуратурасыннан килгән, кайнар, салкын су белән тәэмин итү һәм электр белән тәэмин итү буенча ОДН түләүләренең исәпләнүе белән ризалашмау турындагы мөрәҗәгатен карап тикшерү буенча Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан үткәрелгән планнан тыш тикшерү нәтиҗәсендә, Татарстан Республикасының гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турындагы законнарын бозу өлешендә ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча, “Вокзальная-1” ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең директоры инспекция тарафыннан ТР КоАП 2.11 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды һәм җәмәгать судьясы карары белән 4,0 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәзага тартылды.

ТКЗТИ күрсәтмәсе буенча җитешсезлекләр бетерелде, “Вокзальная-1” ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе әлеге фатир буенча гомумйорт ихтыяҗлары өчен коммуналь хезмәтләргә түләүне 3696,65 сум күләмендә яңадан хисаплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International