2016 елның июлендә Чаллы зонасы торак инспекциясе Чаллы шәһәрендәге “Ремжилстрой” идарәче компаниясе ҖЧҖ карата планлы тикшерү үткәрде. Тикшерү нәтиҗәсендә күпфатирлы йортларда гомуми милекне карап тоту һәм ремонтлау буенча РФ Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән техник регламентларда билгеләнүче кагыйдәләрнең һәм нормаларның бозылу очраклары ачыкланды (шул исәптән: стеналарның, баскыч мәйданнарындагы түшәмнәрнең буяу һәм фактура өслекләре, фасад өслекләре, цоколь өслекләре купкан; торак йортларның күперчекләрендә утырма, ярык урыннар бар; подвал биналарын урыны-урыны белән су баскан; су бүлү, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү торбаүткәргечләрен беркеткечләр тиешле санда түгел; подъездларда һәм подвалларда тиешенчә яктыртылмый һ.б.), шуңа бәйле рәвештә РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча – “күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген лицензия таләпләрен бозып гамәлгә ашыру”– административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Шуннан соң, Татарстан Республикасы, Чаллы шәһәре, 16 санлы суд кишәрлегенең Җәмәгать судьясы карары нигезендә “Ремжилстрой” ИК ҖЧҖ юридик затын гаепле дип тану турында карар чыгарылды, 150000 сум күләмендә административ штраф салынды.
Хәзерге вакытта Административ хокук бозу турындагы карар буенча элегрәк чыгарылган Карар “Ремжилстрой” ИК ҖЧҖ тарафыннан шикаять кылына.