Алабуга ш. буенча йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карау

2016 елның 18 июле, дүшәмбе

Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан Алабуга ш., Мәрҗани ур. буенча 7 санлы йортта яшәүченең торак йортта барган агымдагы ремонтка кагыла торган (атап әйткәндә: керү төркеменә ремонт ясалмаган, икеләтелгән тәрәзә юк, электр шкафларында металл ишекләр юк, электр көче һәм яктырту җайланмаларының нормаль, аварияләрсез эшләве тәэмин ителмәгән, кабель линияләренен маркалау һәм таслау буенча эшләр башкарылмаган) мөрәҗәгатен карап тикшерү нәтиҗәсендә җитешсезлекләрне 5 ай дәвамында бетерү вакыты белән күрсәтмә бирелде.

“Домуправ-3” ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе директоры инспекция тарафыннан РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше нигезендә, законлы күрсәтмәне вакытында үтәмәгән өчен, административ җаваплылыкка тартылды.

Тикшерү материаллары Алабуга ш. җәмәгать судына карап тикшерү һәм карар чыгару өчен җибәрелде. Мөрәҗәгать инспекция контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International