Әлмәт шәһәрендә капиталь ремонт барышын тикшерү

2016 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Торак инспекциясе торак йортларны капиталь ремонтлаганда куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлешенә зур игътибар бирә. 2016 елда Әлмәт муниципаль районында капиталь ремонт программасына 25 торак йорт кертелде.

2016 елгы капиталь ремонт программасының тормышка ашырылуын тикшергән вакытта Әлмәт шәһәренең Чернышевский урамы буенча 46 санлы (подрядчы оешма – “Солидум” ҖЧҖ) һәм Белоглазов урамы буенча 137 санлы (“СтройСервис” ҖЧҖ) торак йортларда куркынычсызлык техникасы кагыйдәләренең бозылу очраклары ачыкланды, ә атап әйткәндә: төзелеш баскычлары аларны урнаштыру кагыйдәләрен бозып беркетелгән – аларның нигезе СНиП таләпләренә җавап бирми, тигезләү өчен кул астындагы, яраклы булмаган материаллар кулланылган. Хезмәттәшлек итү турындагы килешү кысаларында, әлеге куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу очраклары турында мәгълүмат, тиешле чараларны күрү өчен, Татарстан Республикасының Хезмәт инспекциясенә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International