Әлмәт зонасы торак инспекциясенә Сарман районы, Петров заводы ав., Ленин урамы буенча 2 санлы торак йортта яшәүчеләрдән мөрәҗәгать килеп иреште. Инспекция тарафыннан үткәрелгән тикшерү барышында ачыкланганча, “Сарман районы идарәче компаниясе” ҖЧҖ торак законнары таләпләрен һәм Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормалары бозылган, ә атап әйткәндә: арматурасы шәрәләнеп, фасадның тышкы тышчасы җимерелгән, панель араларындагы җөйләр герметик түгел, подвал бинасында көнкүреш калдыклары һәм такталар бар, 1 подъезд төбендә бакчага су сибү өчен су законсыз тишеп чыгарылган, подъездларның баскыч мәйданнарында штукатур-фактура өслеге кубып төшкән, 2 подъездда баскыч мәйданында, 3 катта су үтүдән калган юеш эзләр шәйләнә, 1 подъездда, 2 катта электр щиты ачык, йорт территориясе чүп җыю өчен махсус әрҗәләр белән тәэмин ителмәгән,1 санлы фатирның балконында стенасы буйлап су үтү эзе күренә, аш бүлмәсендә җилләтү каналы эшләми, 1 санлы фатир астындагы подвал бинасында дым бар, 2 подъездның тамбурында түшәм өслеге купкан, йорт нигезендә үлән җыештырылмаган.
Торак йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен, ӘЗТИ башлыгы карары нигезендә, “Сарман районы идарәче компаниясе” ҖЧҖ вазифаи заты РФ КоАП 7.22 ст. буенча, 4000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды. Моннан тыш, идарәче компаниягә әлеге җитешсезлекләрне бетерү күрсәтмәсе бирелде. Аларның үтәлешен инспекция тикшереп тора.