Әлмәт зонасы торак инспекциясенә Әлмәт шәһәре прокурорының “Яшьлек” ТМШ юридик затына карата РФ КоАП 13.19.2 ст. 1 өлеше буенча ачылган административ хокук бозу эше килеп иреште. Прокуратура тарафыннан үткәрелгән тикшерү барышында ачыкланганча, офис бинасындагы мәгълүмат стендында торак милекчеләре ширкәте тарафыннан кешеләр гомуми файдалана торган урында РФ Хөкүмәтенең 23.09.2010 №731 карары белән расланган Күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә эшчәнлек башкаручы оешмалар тарафыннан мәгълъмат ачу стандартында каралган мәгълүмат тулы күләмдә урнаштырылмаган. “Яшьлек” ТМШ гамәлләрендә РФ КоАП 19.19.2 ст. 1 өлешендә каралган административ хокук бозу составы күренә – мәгълүмат урнаштыруның Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртибе, ысуллары һәм (яки) вакытлары бозылу яки мәгълүматны тулы күләмдә урнаштырмау, белә торып ялган мәгълүмат урнаштыру.
Административ эш материаллары Әлмәт зонасы торак инспекциясе башлыгы тарафыннан карап тикшерелде. Нәтиҗәдә “Яшьлек” ТМШ юридик заты РФ КоАП 19.19.2 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды һәм аңа 30,0 мең сум күләмендә штраф салынды. Җитешсезлек очрагы бетерелде.