Мәгълүмат ачу стандартын бозу

2016 елның 17 июне, җомга

Бөгелмә зонасы торак инспекциясе, Бөгелмә районының Иске Сумароково авылы, Нагорная урамы буенча 23 санлы торак йортны тикшергәндә, “Спутник1” ИК” ҖЧҖ тарафыннан лицензия таләпләре бозылып, күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген башкаруга карата таләпләрнең бозылуын ачыклады.

Тикшерү нәтиҗәсендә һәм күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча мәгълүматны ачмау өлешендә ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча “Спутник1” ИК” ҖЧҖ вазифаи заты РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше нигезендә административ җаваплылыкка тартылды. Документлар җәмәгать судына тапшырылды.

Күрсәтмәнең үтәлешен БЗТИ тикшереп тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International