Күпфатирлы йортлар белән идарә итүне гамәлгә ашыручы юридик затлар тарафыннан күпфатирлы йортларның энергетика ягыннан нәтиҗәлелеген тәэмин итүгә, аларны файдаланылучы энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин итүгә карата һәм мондый җайланмаларны эксплуатацияләү буенча мәҗбүри таләпләрнең үтәлешен тикшерү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе турында нигезләмәдә каралган күзәтчелек вәкаләтләрен гамәлгә ашыру кысаларында, Чистай ЗТИ инспекторы тарафыннан Нурлат ш. Циолковский урамы буенча 11 санлы күпфатирлы торак йортны тикшерү нәтиҗәсендә һәм ЧЗТИ башлыгы әмернамәсендә билгеләнгәнчә, аталган торак йортта салкын суны исәпкә алу буенча гомуми җайланма тикшерелмәгән, бу исә күпфатирлы йортларга белдерелә торган энергетика нәтиҗәлелеге таләпләрен; файдаланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин итү таләпләрен (“Энергияне саклау турында һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” 23.11.2009, № 261-ФЗ Федераль законның 13 ст. 1п.) бозу булып санала.
Ачыкланган хокук бозу очраклары Нурлат ш. Циолковский урамы буенча 11 санлы күпфатирлы торак йорт белән идарә итүче “Экойорт” ҖЧҖ директорына карата РФ КоАП 9.16 ст. 4 өлеше буенча административ эш кузгатуга сәбәп булды.
ЧЗТИ башлыгы карары белән “Экойорт” ҖЧҖ директоры гаепле дип танылды һәм РФ КоАП 9.16 ст.4 өлеше буенча 5000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
Ачыкланган җитешсезлекне бетерү өчен “Экойорт” ҖЧҖ адресына күрсәтмә бирелде, аның үтәлешен инспекция тикшереп тора.