Казан ш., Габишев урамы буенча 6 санлы торак йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карау

2016 елның 24 июне, җомга

Казан шәһәре торак инспекциясенә Комиссар Габишев урамы буенча 6 санлы торак йортта торак-коммуналь хезмәтләре күрсәтелүнең канәгатьләндерерлек булмавына карата мөрәҗәгать килеп иреште.

Подъездагы баскыч урыннарын һәм подвал бинасын тикшерү барышында түбәндәге җитешсезлек очраклары ачыкланды: баскыч урыннарын яктырту системасы төзек түгел, баскыч урыннарын һәм басмаларны тиешенчә җыештыру тәэмин ителмәгән, лифтны тиешенчә карап тоту һәм аңа тиешенчә хезмәт күрсәтү оештырылмаган.

Торак йортны карап тоту кагыйдәләрен бозган өчен торак инспекциясе карары нигезендә “Управляющая компания Жилище и Комфорт” ҖЧҖ, 40 000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды. Моннан тыш, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде. Аның үтәлеше КШТИ контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International