Чаллы зонасы торак инспекциясе, РФ Хөкүмәтенең 23.09.2010 №731 карары (27.09.2014 № 988 ред.) нигезендә күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә эшчәнлек башкаручы оешмалар тарафыннан мәгълүмат ачу өлкәсендәге законнарның таләпләре үтәлешен тикшерү барышында, “Экском-Челны” ҖЧҖ тарафыннан югарыда аталган стандартның бозылуын ачыклады. Ә атап әйткәндә: ТР Торак фондын мониторинглауның дәүләт мәгълүмат системасында, шулай ук идарәче компаниянең рәсми сайтында мәгълүмат тулы күләмдә ачылмаган. Шуңа бәйле рәвештә, “Экском-Челны” ҖЧҖ идарәче компаниясенең юридик затына карата РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде һәм җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде.
Нәтиҗәдә, Татарстан Республикасының Чаллы ш. Җәмәгать суды карары белән “Экском-Челны” ҖЧҖ гаепле дип тану турында карар чыгарылды. Салынган административ штраф күләме 125 000 сум тәшкил итә. Күрсәтмәнең үтәлешен инспекция тикшереп тора.