2016 елның июнь ае өчен Чистай ЗТИ инспекторлык эшчәнлеге турында мәгълүмат

2016 елның 8 июле, җомга

ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә 2016 елның июнендә Чистай ЗТИ тарафыннан Алексеевск районының Алексеевск штп “Октябрь” ТМШ карата 1 планлы тикшерү үткәрелде. Тикшерү барышында гомуми мәйданы 12836,1 кв.м. булган 16 КФЙ һәр яклап каралды. Урынга чыгып үткәрелгән планлы һәм документар тикшерү барышында 129 җитешсезлек очрагы ачыкланды, аларны юкка чыгару өчен ТМШ адресына 40 күрсәтмә бирелде. Күрсәтмәләрнең үтәлеше Чистай ЗТИ контролендә. Планлы тикшерү нәтиҗәләре буенча ТМШ вазифаи заты торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен РФ КоАП 7.22 ст. буенча 4000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

2016 елның июнендә Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата 61 планнан тыш тикшерү үткәрелде, аның 49ы – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү буенча һәм 12се –гражданнардан ЧЗТИ кергән мөрәҗәгатьләр буенча. Үткәрелгән тикшерүләр кысаларында 11 торак йорт каралды; торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 20 очрагы ачыкланды. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен 11 күрсәтмә бирелде. Элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү буенча 43 күрсәтмә билгеләнгән чорларда үтәлгән булып чыкты. 6 күрсәтмәне вакытында үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча 6 беркетмә төзелде, административ эшләр карап тикшерү өчен, кайсы ведомствога тиешле булуына карап, җәмәгать судына җибәрелде.

2016 елның июнендә гражданнардан Чистай ЗТИ 16 язма мөрәҗәгать килеп иреште. Кергән мөрәҗәгатьләрнең 11е урынга чыгып каралды, алар инспекция контрольлегенә алынды (күрсәтмәләр бирелде).

2016 елның июнендә күпфатирлы йортларда торак биналарны үзирекле рәвештә үзгәртеп планлаштырган гражданнарга карата РФ КоАП 7.21 ст. 2 өлеше буенча гомуми 6000 сумлык штрафлар рәвешендә административ җаваплылыкка тарту турында 3 беркетмә төзелде, штрафлар түләнде.

Барлыгы исә 2016 елның июнендә элек административ җаваплылыкка тартылган затлар тарафыннан 13 000 сумлык штрафлар түләнде.

2016 елның июнь ае өчен идарәче оешмалар тарафыннан Чистай ЗТИ күрсәтмәләре буенча 238,5 мең сумлык эшләр башкарылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International