Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән килештерелгән еллык планлы тикшерүләрне үткәрү планы нигезендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан 2016 елның 1 яртыеллыгында, гомуми мәйданы 592,688 кв.метр булган 109 күпфатирлы йортны комплекслы карап, торак фонды белән идарә итүче 6 юридик зат тикшерелде.
Инспекциягә беркетелгән Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарындагы торак фондына карата үткәрелгән планлы һәм планнан тыш тикшерүләр барышында ТКЗТИ инспекторлары 2016 елның беренче 6 аенда гомуми мәйданы 13554,11 кв. метр булган 706 күпфатирлы йортны тикшерде. Үткәрелгән тикшерүләр барышында барлыгы 2738 җитешсезлек очрагы ачыкланды, шул исәптән: КФЙ техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу – 2460 очрак; торак биналардан файдалану – 120; халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормалары һәм тәртибе – 158.
Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә идарәче компанияләрнең һәм ТМШ адресларына 730 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 125 беркетмә төзелде, шул исәптән: юридик затларга – 40, вазифаи затларга – 45, физик затларга – 40. 25 беркетмә РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча күрсәтмәләрне билгеләнгән чорда үтәмәгән өчен төзелде. Барлыгы 871 300 сумлык штраф санкцияләре кулланылды, аларның 550 000 сумы – юридик затларга, 238 800 сумы – вазифаи затларга, 82 500 сумы – физик затларга. Фактта штрафларның 649 800 сумы түләнде, бу салынган штрафларның гомуми суммасыннан 74,6%ын тәшкил итә.
2016 елның 6 аенда Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан гражданнарның 623 мөрәҗәгате каралды. 506 мөрәҗәгать тулы күләмдә каралды, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында чаралар күрелде. Мөрәҗәгать итүчеләргә карап тикшерү нәтиҗәләре хакында билгеләнгән тәртиптә хәбәр ителде. 117 мөрәҗәгать ТКЗТИ контрольлегендә кала бирә.
2016 елның 6 аенда идарәче компанияләр һәм ТМШлар тарафыннан Түбән Кама зонасы торак инспекциясе күрсәтмәләре буенча йорттагы гомуми милекне ремонтлау буенча 10 625,26 мең сумлык эшләр башкарылды.