РФ Хөкүмәтенең “Күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә эшчәнлек башкаручы оешмалар тарафыннан мәгълүмат ачу стандартын раслау турында” (алга таба – Стандарт) 23.09.2010 №731 карары һәм РФ ТК 161 ст. 10 өлеше нигезендә күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар үзләренең эшчәнлекләре турында, “Интернет” челтәрендәге рәсми сайтта урнаштыру юлы белән, мәгълүмат ачарга бурычлы. Тикшерү барышында ачыкланганча, Стандартта каралган мәгълүмат Бөгелмә ш. “Вахитова 4” һәм “Ленина 1” күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәтләре тарафыннан “Интернет” челтәрендәге рәсми сайтларында тулы күләмдә ачылмаган.
Россия Федерациясе законнарында мәгълүмат урнаштыру буенча билгеләнгән тәртипне, ысулларны һәм вакытны бозган өчен, Бөгелмә ш. “Вахитова 4” һәм “Ленина 1” күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәтләре, Бөгелмә зонасы торак инспекциясе башлыгының карары белән, РФ КоАП 13.19.2 ст. 1 өлеше буенча, һәркайсына 30,0 мең сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылдылар. Моннан тыш, бу ширкәтләргә билгеләнгән тәртиптә әлеге җитешсезлекне бетерү күрсәтмәсе бирелде, күрсәтмәнең үтәлеше БЗТИ контролендә.