Чаллы ш. идарәче оешмасын РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту хакында

2016 елның 4 июле, дүшәмбе

Чаллы зонасы торак инспекциясе Чулман проспекты буенча 114/35 санлы күпфатирлы йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карау барышында тикшерү үткәрде, нәтиҗәдә идарәче компаниянең “Интернет” челтәрендәге рәсми сайтында һәм вәкаләтле федераль башкарма хакимият органы билгели торган сайтта (РФ Хөкүмәтенең 23.09.2010 №731 карары нигезендә) мәгълүмат урнаштыруда җитешсезлекләр булуы ачыкланды. Нәтиҗәдә РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча “күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча лицензия таләпләрен бозып эшмәкәрлек эшчәнлеге башкару” өчен, Чаллы ш. Җәмәгать судьясының карары нигезендә, Чаллы ш. “Автозавод идарәче компаниясе” муниципль унитар предприятиесен гаепле дип тану турында карар чыгарылды. Салынган административ штраф күләме 125 000 сум тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International