Мәгълүмат ачу стандартын бозган өчен административ җаваплылыкка тарту турында

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

Әлмәт зонасы торак инспекциясенә Әлмәт шәһәре прокурорыннан РФ КоАП 13.19.2 ст. 1 өлеше буенча “Алсу” ИК ҖЧҖ карата административ эш кузгатылу турында карар килеп иреште. Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә прокуратура тарафыннан ачыкланганча, “Алсу” ИК ҖЧҖ идарәче оешмасының офис бинасындагы мәгълүмат стендларында гомуми файдаланыла торган урында РФ Хөкүмәтенең 23.09.2010 № 731 карары (27.09.2014 № 988 РФ ХК ред.) белән расланган Күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә эшчәнлек башкаручы оешмалар тарафыннан мәгълүмат ачу стандартында каралган мәгълүмат тулы күләмдә урнаштырылмаган.

Административ эш материаллары Әлмәт зонасы торак инспекциясе башлыгы тарафыннан карап тикшерелде. Нәтиҗәдә “Алсу” ИК ҖЧҖ РФ КоАП 13.19.2 ст. 1 өлеше буенча, 30,0 мең сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International