Бөгелмә муниципаль районында планлы тикшерү үткәрү хакында

2016 елның 1 июле, җомга

2016 ел өчен Татарстан Республикасы прокуратурасы белән килештерелгән юридик затларны тикшерү планы нигезендә Бөгелмә зонасы торак инспекциясе “Спутник-1”ИК” ҖЧҖ карата, 2 КФЙ карап, планлы тикшерү үткәрде.

Тикшерү барышында Федераль төзелеш агентлыгының 27.09.2003 №170 карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозлуның 14 очрагы ачыкланды, ә атап әйткәндә: подвал һәм чорма биналарына керү юлында бик җайланмалары юк, подъездлардагы һәм катлардагы электр щитларының ишекләре ачык.

Тикшерү нәтиҗәсендә һәм ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча “Спутник-1”ИК” ҖЧҖ вазифаи заты Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан, 4000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка  тартылды. “Спутник-1”ИК” ҖЧҖ карата билгеләнгән тәртиптә ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында 14 күрсәтмә бирелде.

Бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлеше БЗТИ контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International