Чистай ЗТИ консультанты, “Шеронова 23” ТМШ карата ТР Прокуратурасы белән килештерелгәнчә урынга чыгып үткәрелгән планлы тикшерү кысаларында, Болгар ш. Горький урамы буенча 24 һәм Пионер урамы буенча 23 санлы күпфатирлы йортларны комплекслы карау нәтиҗәсендә түбәндәгеләрне ачыклады: аталган торак йортларда җылылык һәм салкын су белән тәэмин итү буенча йорттагы гомуми (объектлы) исәпкә алу җайланмаларын тикшерү үткәрелмәгән, бу исә күпфатирлы йортларга карата белдерелүче энергетика нәтиҗәлелеге таләпләрен, файдаланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин итү таләпләрен (№ 261 ФЗ 13 ст.1 п.) бозу булып санала.
ЧЗТИ башлыгының карарлары нигезендә “Шеронова 23” ТМШ рәисе гаепле дип танылды һәм 9.16 ст. 4 өлеше нигезендә 10000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен “Шеронова 23” ТМШ адресына күрсәтмәләр бирелде, аларның үтәлеше инспекция контролендә.