2016 елның май аенда Спас районының Болгар шәһәрендәге “Шеронова 23” ТМШ карата урынга чыгып үткәрелгән планлы тикшерү нәтиҗәсендә бирелгән ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турындагы күрсәтмәләрнең үтәлеше Чистай ЗТИ контролендә тора.
2016 елның 29 июнендә Чистай ЗТИ тарафыннан Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очракларын бетерү вакыты узган алты күрсәтмәнең үтәлеше урынга чыгып тикшерелде.
Тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланганча, бер генә күрсәтмә дә тулы күләмдә үтәлмәгән (аерым-аерым җитешсезлекләр генә бетерелгән).
Билгеләнгән чорда законлы күрсәтмәләрне үтәмәгән өчен “Шеронова 23” ТМШ рәисенә карата РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозулар турында 6 беркетмә төзелде. Административ эшләр ведомство карамагы буенча Җәмәгать судына карап тикшерү өчен җибәрелде.
Җитешсезлекләр бетерелмәгәнгә бәйле рәвештә “Шеронова 23” ТМШ юридик заты адресына, 2016 елның 15 августына кадәр үтәү вакыты белән, яңа күрсәтмәләр бирелде. Күрсәтмәләр инспекция контролендә.