Әлмәт ш. гражданнарының мөрәҗәгатен карау

2016 елның 29 июне, чәршәмбе

Әлмәт зонасы торак инспекциясенә Әлмәт ш., Герцен ур. буенча 80Б санлы торак йортта (“ЖЭУ №7”ҖЧҖ) яшәүчедән электр белән тәэмин итүне туктатуга кагылышлы мөрәҗәгать килеп иреште.

Әлмәт зонасы торак инспекциясе үткәргән тикшерү барышында ачыкланганча, коммуналь ресурсны сатып алу турында энергия белән тәэмин итүче оешма белән ике арада шартанмә булмауга карамастан, “ЖЭУ №7”ҖЧҖ идарәче оешмасы Әлмәт ш., Герцен ур. буенча 80Б санлы торак йорттагы фатирны электр белән тәэмин итүдән туктаткан. “ЖЭУ №7”ҖЧҖ электр белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтләрне башкаручы булып саналмый. Хезмәтне туктату өчен фатирда яшәүчеләрнең “ЖЭУ №7”ҖЧҖ каршында торак-коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтләре булу сәбәп булган. Моннан тыш “ЖЭУ №7”ҖЧҖ идарәче компаниясе РФ Хөкүмәтенең 06.05.2011 №354 карарында расланган Күпфатирлы йортларда биналарның милекчеләренә һәм файдаланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрен дә бозган.

Идарәче компания тарафыннан фатирның милекчесенә коммуналь хезмәт өчен әҗәтне кулланучыга кисәтү ясаганнан соң 20 көн дәвамында капламаган очракта коммуналь хезмәтне күрсәтүнең чикләнергә яки туктатылырга мөмкин булуы хакында кисәтү (белдерү) ясалган.

Тикшерү нәтиҗәсендә “ЖЭУ №7”ҖЧҖ идарәче компаниясенең башлыгы РФ КоАП 7.23 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды. Мөрәҗәгать итүченең фатирын электр белән тәэмин итү хезмәте торгызылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International