РФ Хөкүмәтенең 23.09.2010 № 731 карары белән расланган Күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә эшчәнлек башкаручы оешмалар тарафыннан мәгълүмат ачу стандарты (алга таба – Стандарт) нигезендә идарәче оешмаларның мәгълүматны ачуга карата мәҗбүри таләпләрне үтәвен күзәтү вәкаләтләрен башкару кысаларында, Бөгелмә ЗТИ инспекторы тарафыннан “Нефтьче” ИК ҖЧҖ идарәче оешмасының Татарстан Республикасының Торак фондын мониторинглауның дәүләт мәгълүмат системасына Стандарт нигезендә зарури ачылырга тиешле мәгълүматны тулы күләмдә кертмәве ачыкланды.
РФ ТК 193 ст. 1 өл. 6 пункты нигезендә лицензиатның мәгълүмат ачуга карата шушы Кодексның 161 статьясының 10 өлешендә билгелән таләпләрнең үтәлеше мәҗбүри лицензия таләбе булып тора.
“Нефтьче” ИК ҖЧҖ күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшмәкәрлек эшчәнлеген башкаруга карата лицензиягә ия, шуңа күрә РФ ТК каралган лицензия таләпләренең үтәлеше идарәче оешма өчен мәҗбүри булып тора.
РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча ачыкланган хокук бозу очраклары буенча “Нефтьче” ИК ҖЧҖ карата административ материал карап тикшерү өчен Бөгелмә районы судына җибәрелде.
Күрсәтмәнең үтәлеше БЗТИ контролендә.