Түбән Кама шәһәре прокурорының “Стройхимсервис” ТКХ ИК ҖЧҖ һәм “+” ТКХ ИК ҖЧҖ идарәче компанияләренең Химиклар проспекты буенча 57 һәм Кайманов урамы буенча 2/18 санлы йортларны карап тотканда торак законнарын үтәмәүләре турындагы карарларын карап тикшерү һәм Федераль төзелеш агентлыгының 29.09.2003 №170 карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның ачыкланган очраклары буенча аталган идарәче компанияләрнең вазифаи затлары, Түбән Кама зонасы торак инспекциясе башлыгының карарлары белән, РФ КоАП 7.22 ст. буенча, 5000 сум күләмендә штрафлар салынып, административ җаваплылыкка тартылдылар.
“Стройхимсервис” ТКХ ИК ҖЧҖ һәм “+” ТКХ ИК ҖЧҖ идарәче компанияләре адресларына Түбән Кама шәһәре прокуроры тарафыннан ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында йогынты актлары чыгарылды.