Санитар-экологик икеайлыкны үткәрү чорында йорт яны территорияләренең торышын тикшерү нәтиҗәләре хакында

2016 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы торак пунктларының территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык турында” 21.03.2016, № 452-р әмернамәсен үтәү максатында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан 2016 елның 01 апреленнән башлап 03 июненә кадәрге чорда үткәрелгән планлы һәм планнан тыш тикшерүләр барышында санитар торышы һәм төзекләндерелү предметына карата йорт яны территорияләре тикшерелде.

         Барлыгы Түбән Кама, Зәй һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында 293 йорт яны территориясе тикшерелде.

         Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә һәм йорт яны территорияләренең санитар торышы, уен мәйданчыкларын, чүплек урыннарын һәм адрес атрибутикасын карап тоту өлешендә ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан идарәче оешмаларга карата 67 күрсәтмә бирелде, идарәче компанияләрнең вазифаи затларына карата РФ КоАП 7.22 ст. буенча, гомуми суммасы 14,0 мең сумлык штрафлар салынып, административ хокук бозулар турында 2 беркетмә төзелде. 1 беркетмәне билгеләнгән вакытында үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында 1 беркетмә төзелде, аны карап тикшерү нәтиҗәләре буенча җәмәгать суды тарафыннан юридик затка 10000 сум күләмендә штраф салынды.

2015 елның 15 июненә карата инспекция тарафыннан бирелгән күрсәтмәләрнең барысы да тулы күләмдә үтәлде.

Аталган чорда инспекция Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Зәй һәм Түбән Кама районнарындагы бүлекләре тарафыннан РФ КоАП 6.24 ст. 1 өлеше буенча лифтларда һәм күпфатирлы йортларның гомуми файдаланыла торган биналарында тәмәке тарткан өчен төзелгән административ хокук бозулар турында 509 беркетмә карап тикшерелде, гомуми суммасы 245,5 мең сум күләмендә штраф салыну турында 509 карар чыгарылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International