Чистай ЗТИ консультанты, ТР Прокуратурасы белән килештереп, “Коммунальник” ТМШ карата үткәрелгән урынга чыгып планлы тикшерү кысаларында, Нурлат ш. Маркс урамы буенча 6, Гагарин урамы буенча 14, Җиңүгә 50 ел урамы буенча 2, 3, 4, 5 санлы күпфатирлы торак йортларны һәр яклап тикшерү нәтиҗәсендә Федераль төзелеш агентлыгының 27.09.03 № 170 карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның күпсанлы очракларын ачыклады, әйтик, фундамент күперчекләре җимерек, торак йортларның цоколь катындагы диварның тышкы өлеше һәм кирпеч өеме бозылган, чорма һәм подвал биналары чүп-чар белән тулган, баскыч мәйданнарындагы тәрәзәләр һәм подьездларга керә торган ишекләр төзек түгел, җилләткечләрнең терәк торбалары җимерек, электр җайланмаларыннан тиешенчә файдаланылмый, салкын су белән тәэмин итү һәм җылы белән тәэмин итү системаларының торбаүткәргечләре төзек түгел һ.б.
Торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозуның ачыкланган очраклары “Коммунальник” ТМШ карата РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ хокук бозулар турында эшләр кузгатуга сәбәп булдылар.
Барлыгы исә “Коммунальник” ТМШ карата РФ КоАП 7.22 ст. буенча 6 беркетмә төзелде, гомуми 25 000 сумлык административ штрафлар салыну турында 6 карар чыгарылды.
Ачыкланган бозуларны бетерү өчен “Коммунальник” ТМШ карата күрсәтмәләр бирелде, аларның үтәлеше инспекция контрольлегендә.