Бөгелмә зонасы торак инспекциясе 23.09.2010, №731 РФ ХК 9.3 пунктында билгеләнгән таләпләр үтәлешен тикшерә

2016 елның 27 июне, дүшәмбе

“Күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә эшчәнлек башкаручы оешмалар тарафыннан мәгълүмат ачу стандартын раслау хакында” 23.09.2010 №731 РФ Хөкүмәте Карары (алга таба – Стандарт) һәм РФ ТК 161 ст. 10 өлеше нигезендә күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар, Интернет челтәрендәге рәсми сайтта бастырып чыгару юлы белән, үз эшчәнлеге турындагы мәгълүматны ачарга бурычлы. Тикшерү барышында ачыкланганча, Бөгелмә шәһәренең “Поляна” ТМШ Интернет челтәрендәге рәсми сайтта Стандартта каралган мәгълүматны тулы күләмдә ачмаган, бу хакта тикшерү акты төзелде.

Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән мәгълүмат урнаштыру ысулларын һәм вакытларын бозган өчен “Поляна” ТМШ, Бөгелмә зонасы торак инспекциясе башлыгы карары белән, РФ КоАП 13.19.2 ст. 1 өлеше нигезендә, 30,0 мең сум күләмендә административ штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

Шулай ук, билгеләнгән тәртиптә, ТМШ карата әлеге җитешсезлекне бетерү күрсәтмәсе бирелде, аның үтәлеше БЗТИ үз контроленә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International