Лениногорск шәһәре буенча планлы тикшерүләр үткәрү хакында

2016 елның 7 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы прокуратурасы белән килештерелгән 2016 елда юридик затларны тикшерү планы нигезендә Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан, гомуми мәйданы 231887,0 кв.м. булган 72 торак йортны карап, “ЦИР ЖКХ и С” МО “ЛМР” ААҖ карата тикшерү үткәрелде.

Тикшерү барышында Федераль төзелеш агентлыгының 27.09.2003 №170 карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 412 очрагы ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәсендә һәм ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча РФ КоАП 7.22 ст. “Торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу” буенча, вазифаи затка 20000 сум күләмендә штрафлар салынып, административ хокук бозулар турында 5 беркетмә төзелде. Билгеләнгән тәртиптә ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында 110 күрсәтмә бирелде.

2016 елның 10 июненә карата 36 күрсәтмә буенча эшләр башкарылды. 74 күрсәтмәнең үтәлеше БЗТИ контролендә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International