Чаллы шәһәре Прокуратурасы тарафыннан, Чаллы зонасы торак инспекциясе белән берлектә, 2016-2017 еллардагы җылыту чорына әзерлек барышын, 2016 елгы Адреслы программа буенча капиталь ремонт үткәрелү сәбәпле, “Жилкомсервис” ҖКФ ҖЧҖ идарәлегендә булган торак йортлар (С.Сәйдәшев ур, 6б й., С.Сәйдәшев ур., 4а й.) карап тикшерелде. Нәтиҗәдә Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын бозу очраклары ачыкланды, ә атап әйткәндә: урыны-урыны белән инженерлык коммуникацияләренә ревизия үткәрелмәгән; подвал биналарында торбаүткәргечләрне беркетмәләр кирәкле күләмдә түгел; керү төркемнәрендә һәм баскыч мәйданнарында буяу өслеге купкан; фундамент күперчегендә утыру, кителү җирләре бар; капиталь ремонт эшләре буенча журнал тутыру эшләре алып барылмый; куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелү турында тамгалар юк һ.б.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча идарәче компаниянең вазифаи заты 8000 сум күләмендә РФ КоАП 7.22 ст. каралган административ җаваплылыкка тартылды.